Арча шәһәре Җиңү паркында очрашу

2017 елның 22 сентябре, җомга

Кулланучы хокукларын бозу – сәүдә һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә гадәти гражданнарның кәефен кырган иң киң таралган проблемаларның берсе.

Шуны истә тотып, Арча шәһәренең Җиңү паркында – күпчелегебезнең культуралы ял итү урынында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга киңәш-табыш бирү максатыннан күчмә чара уздырылды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре оештырды.
Паркка җыелган халыкка сыйфатсыз товарлар сатучыга карата претензияләр кую тәртибе җәһәтеннән бик кирәкле киңәшләр, көн кадагына суга торган сорауларга – сатучы тарафыннан кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләү, кулланучыларны алдауның киң таралган ысуллары, судта яклау тәртибе турында сорауларга җаваплар бирелде. 

Әңгәмә барышында бүлек хезмәткәрләре, тормыштан үрнәкләр китереп, кулланучылар хокукларын яклау буенча гамәлдәге законның төп нормалары турында сөйләде һәм паркка килүчеләрнең сорауларына җаваплар бирде. Шулай ук “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының эшенә: теркәлү һәм мәгълүмат урнаштыру тәртибенә, расланылган хәбәрләр өчен матди түләү системасына кагылып үтелде. 
 

Чара мәгълүмати-агарту характерындагы буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары урын алган визиткалар өләшү белән үрелеп барды. Чарада катнашучыларның һәркайсы кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләренә ирештерелгән мәгълүматлар өчен хезмәткәрләребезгә рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез: сез түбәндәге адрес буенча килеп яки телефон аша шалтыратып, бүлек хезмәткәрләре белән турыдан-туры аралаша һәм үзегезне кызыксындырган сорауларга җаваплар таба аласыз:: 422000, ТР, Арча ш., Банк ур., 2а й., тел. 884366 3-28-93.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International