Хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән семинар-очрашулар

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән системалы төстә семинар-очрашулар үткәреп килә.

Хезмәткәрләребез аларга иң элек ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе сайты һәм, теләсә кайсы вакытта соңгы яңалыкларны белеп тору өчен, аннан ничек файдаланырга кирәклеге турында сөйли. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәгълүмати ресурс гражданнарга бик күп белешмәлекләр, претензия һәм дәгъва гаризалары үрнәкләре, “Кара исемлек” һәм суд практикасы турында мәгълүматлар белән танышу мөмкинлеге бирә лабаса.

Һәр очрашуда хезмәткәрләребез азык-төлек товарлары, дарулар сату, дистанция ысулы белән товар сату мәсьәләләренә аерым тукталып үтә һәм чарага җыелган халыкка югарыда телгә алып үтелгән товарлар төркеменең һәркайсын сатуга карата куела торган закон таләпләрен тәфсилләп аңлата.

Моннан тыш һәрбер очрашуда кулланучыларга товарлар сатканда юл куела торган иң киң таралган закон бозулар мәсьәләсенә кагылып үтелә.

Бу юлы семинар барышында хуҗалык итүче субъектлар вәкилләренә якынлашып килүче Халыкара өлкәннәр көне һәм социаль яктан аз якланылган халык категорияләренә акцияләр үткәрү, шул исәптән пенсионерлар һәм инвалидларга өстенлекле рәвештә хезмәт күрсәтү зарурилыгы турында искә төшереп үтелде.

Шулай ук экстремистлык, террорчылык, шәхескә, җәмгыять, дәүләткә каршы җинаятьләр күренешләрен кисәтүгә юнәлдерелгән мәсьәләләр аерым игътибар үзәгенә алынды.

Чара ахырында хезмәткәрләребез “сорау-җавап” рәвешендәге әңгәмә барышында халыкны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International