Әлмәттә бер кибет дүртенче тапкыр “фанфурик”лар сатканда тотылды

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сату очрагы турында хәбәр итә.

“Фанфурик”лар “Мендәрләрне яңарту” дигән алтакталы салон-кибеттә сатылган.  Бу “мендәр яңартучы”ларның инде дүртенче тапкыр әнә шундый кыңгыр эштә тотылуын искәртеп үтәргә кирәк. Узган елда – ике тапкыр һәм менә быел да – ике тапкыр. Сентябрь аенда узган соңгы рейд барышында составында этил спирты күләме 95% булган 100 мл сыешлы 79 савыт сыекча сатудан алынды.

Югарыда телгә алып үтелгән фактлар буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Әйләнештән алынган спиртлы продукция тикшерүгә җибәрелде,  административ тикшерү үткәрелә. Эшмәкәр ханым 2016 елда ачыкланган фактлар буенча, тартып алынган спиртлы продукциясе конфискацияләнеп, закон бозуның һәр очрагы өчен  унар мең сум күләмендә административ җаваплылыкка тартылды, – диде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International