Күчмә утырыш

2017 елның 29 сентябре, җомга

28 сентябрьдә Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советының күчмә утырышы булып узды. Утырышта бизнес-омбудсмен Тимур Ногманов, Татарстан Республикасы Президенты каршында Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм Нурлат районы хакимияте башлыгы Равил Кузюров чыгыш ясады.

Күчмә утырышка шулай ук Әлки, Аксубай һәм Чирмешән районнарыннан кече бизнес вәкилләре дә чакырылган иде. Төбәкара киңәшмәдә Аксубай районы делегациясе составында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Г.Билалов катнашты.

Тимур Ногманов ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советының ничек эшләве турында сөйләп, бүген экспертлар һәм эшмәкәрләрне борчыган темаларны атап үтте. Хәзерге вакытта Эшмәкәрлек советында Татарстанның бизнес-мохитен үстерүнең төп темалары: кече торак пунктларда бизнесны онлайн-кассалар кертүдән азат итү, транспорт иминлеге буенча гадәттән тыш зур таләпләрне йомшарту, бизнеска туристлык кластерларына керү өчен шартлар тудыру, дәүләти-хосусый партнерлыкны үстерү һ.б. темалары буенча 70тән артыграк проект төркемнәре булдырылган.

Тимур Ногманов, Ренат Тимерҗанов, Равил Кузюров эшмәкәрләр сорауларына җаваплар биреп, бизнес вәкилләре белән эшмәкәрлекнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International