Арча районы Яңа Сала авылында яшәүчеләр белән очрашу

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

2017 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча муниципаль районы Яңа Сала авыл җирлегенең Яңа Сала авылында гражданнарга күчмә кабул итү үткәрде.

Кабул итүнең буласы турында җәмәгать урыннарында һәм мәгълүмати стендларда урнаштырылган белдерүләр аша  халыкка алдан ук хәбәр итеп куелган иде.

Очрашуга җыелган халык үзләренең сорауларына квалификацияле җаваплар ишетте. Куллану базары өлкәсендә социаль әһәмиятле иң мөһим мәсьәләләр аерым игътибар үзәгенә алынды. Гомерне иминиятләштерү хезмәте күрсәтүне көчләп тагу, кибеттә товарның тулы комплеклы булу-булмавын һәм сыйфатын тикшереп карау мөмкинлекләре булмау, сыйфатлы товарларны, шул исәптән медицина  препаратларын, төзелеш материалларын алыштыру һәм кире кайтару мөмкинлеге кебек мәсьәләләр каралды. Моннан тыш сыйфатсыз хәмер сатып алу очрагында кулланучы хокуклары мәсьәләсенә һ.б. кагылып үтелде.

Чарада катнашкан барча кешегә, кулланучы буларак белемнәрен үстерү өчен, “Кулланучылар өчен белешмәлекләр” буклетлары, бүлек реквизитлары күрсәтелгән визиткалар һәм  “Вестник потребителя Татарстана” газетасының соңгы саннары таратылды.

Очрашуга җыелган халыкка өстәмә рәвештә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының эше турында да аңлатып үтелде әле. Порталда ничек дөрес итеп теркәлергә, хәбәрләрне нинди категорияләр буенча җибәрергә, матди бүләк күләме нинди, кебек сорауларга җаваплар бирелде һәм мөрәҗәгать итүчеләргә матди бүләк тапшыру тәртибе аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International