2017 елның 9 аенда республикабызда барлыгы 31,6 мең дал күләмендә коньяк шешәләргә тутырылган. Бу – 2016 елның шул ук чорындагыга караганда (13,7 мең дал) 2,3 тапкырга күбрәк.
Россия күләмендә исә 2017 елның 9 аенда җәмгысе 5,6 млн. дал коньяк җитештерелгән (2016 елдагы дәрәҗәгә карата –108%).
2017 елның гыйнвар – сентябрь чорында алкогольле продукция җитештерүнең гомуми күләмендә коньякларның чагыштырма өлеше 0,5% тәшкил иткән (узган елның шушы ук чорында - 0,2%) .
Алкогольле продукцияне ваклап сату структурасында коньяклар өлеше 4% булган (узган елның шушы ук чорында бу күрсәткеч – 3%).
2017 елның гыйнвар – сентябрь айлары чорында коньякларны ваклап сатуның гомуми күләмендә республикага кертелгән продукция күләме 92% тәшкил иткән (чит ил продукциясе – 34%, Россиянеке – 58%). Ә инде җирле җитештерүчеләребез продукциясенең өлеше - 8%.
Республиканың ваклап сату челтәрендә барлыгы 900 атамадагы коньяк сатуга чыгарылган: 550 атамадан артыграк чит ил продукциясе, 300 атамадан күбрәк Россия продукциясе, республика җитештерүчеләренең 12 атамадагы продукциясе.
2017 елның гыйнвар – сентябрь ае йомгаклары буенча коньякларны ваклап сату рейтингында республикада яшәүчеләр һәм кунакларыбыз «Альянс» шәраб-коньяк заводы” ҖЧҖнең «Старый Кенигсберг» коньягын бигрәк тә үз иткән. Сатып җибәрелгән барлык коньякларның (республикага кертелгәннәрен дә исәпкә алып) гомуми күләмендә аның чагыштырма өлеше 7,5% тәшкил иткән. Икенче урында – “Ставрополь шәраб-коньяк заводы” ЯАҖ җитештергән «Старейшина» коньягы (4,6%), өченче урында – «Татспиртпром» АҖ филиалы – “Казан” шәраб заводы”ның «Три звездочки» коньягы (аның өлешенә, читтән кертелгәннәрен дә исәпкә алып, сатылган барлык коньякларның гомуми күләменең 3,9% туры килә).
Чи илдә җитештерелгән коньяклар арасыннан Әрмәнстан коньяклары республикада иң күп сатыла торган коньяк булып тора.
2017 елның 27 октябрендә 13-00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы була.
Көн тәртибендә – республикада, Россиядә җитештерелгән һәм чит илләрдән кертелгән биш еллык коньяклар.
Дегустациядә коньякларның 12 үрнәген бәяләү күздә тотыла. Шуларның 3се – республикада җитештерелгән, 7се – Россиянеке һәм 2 се чит илләр (Әрмәнстан, Грузия) үрнәкләре.
Дегустациягә тәкъдим ителгән продукциянең ваклап сату бәясе – 0,5литры өчен 450сумнан 850 сумга кадәр.
Дегустация өчен продукция үрнәкләре шәһәребезнең сәүдә челтәрләреннән сатып алынды.
Дегустациядә, Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясе әгъзаларыннан тыш, “Татспиртпром” АҖ филиалы - “Казан” шәраб заводы” вәкилләре дә катнаша.