Мамадыш районында көз көне авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрү традициягә әйләнде

2017 елның 27 октябре, җомга

Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш районында ел саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла.

Халык мондый чараларда бик актив катнаша: бәрәңге, ит, балны күпләп сатып ала. Авыл кешеләре исә ярминкәләрдә үз хуҗалыгы өчен печән, салам һәм ашлык юнәтә.

Менә чираттагы ярминкәдә дә 50 сәүдә ноктасы гөрләде, 600дән артыграк кеше товар сатып алды, товар җитештерүчеләргә ярты миллион табыш керде.

Мамадышта яшәүчеләрнең иң популяр товарлары исемлегендә, әлбәттә инде, ит беренче урында тора. Шуңа күрә аның ассортименты да бик бай: сәүдә киштәләре сыер, дуңгыз, сарык, каз, үрдәк итләреннән сыгылып тора.

Ярминкәдә матур гына сюрпризлар да булгалый.  Әнә бу юлы балык заводы оттырышсыз лотерея уйнатты. Ярминкәгә киүчеләр 50 сумлык билет хисабына ике балыкны сумкасына салды, ә инде суперприз сыйфатында 10 килолы сазан  күзләрне кыздырып торды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәре шәһәрдә яшәүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация пунктын оештырды. Әңгәмә барышында Мамадыш шәһәрендә яшәүчеләр, вакыт җитмәү сәбәпле, оешмабызга сирәк очракларда гына мөрәҗәгать итә алуларын искәртеп, ярминкәдә берочтан Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәреннән квалификацияле юридик ярдәм алу мөмкинлеген дә тудырган өчен эчкерсез рәхмәт сүзләрен ирештерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International