Түбән Камада узган “Эшлекле дүшәмбе”дә легаль булмаган хәмер сату мәсьәләсе күтәрелде

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Ришат Нәфыйков “Эшлекле дүшәмбе”дә алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча күрелә торган чаралар турында сөйләде.

Хәмерне ваклап сату күләмнәре һәр конкрет җирлектә спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү эшенең ни рәвешле оештырылуына бәйле. Инспекция әлеге эшне мөстәкыйль рәвештә дә,  башка контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары белән берлектә дә, шулай ук муниципаль берәмлектә менә инде берничә ел дәвамында эшләүче мобиль төркем составында да комплекслы һәм системалы төстә башкарып килә.

Агымдагы елның 9 аенда Түбән Кама муниципаль районында спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә 184 закон бозу очрагы ачыкланган. Бу  - узган елдагы шундый ук күрсәткечкә караганда 33 процентка күбрәк (2016 елда – 138). Закон бозу очраклары спиртлы сыекча сатучы стационар булмаган сәүдә объектларында, киоскларда, шулай ук автомобиль транспортында (хәмер продукциясен ташыган чагында) ачыкланган.

 9 айда административ материаллар буенча салынган штрафларның гомуми күләме 1 миллион 471мең сум тәшкил иткән, Түбән Кама муниципаль районы бюджетына 1 млн. 137 мең сум түләтелгән.

Салынган штрафларны түләтү буенча системалы төстә эш алып барыла. Аерым алганда, штрафларны ихтыярый төстә түләмәгән затларга икеләтә күләмдә штраф салына. Хәмер базары өлкәсендә закон бозган өчен санкцияләрнең  кырысланганын исәпкә алганда, бу шактый ук җитди җәза булып тора. Ришат Фәргат улы билгеләп үткәнчә, штраф түләү буенча бурычы булган оешмалар алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия ала яки аны озайта алмый.

Тик Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенең максаты – җәза бирү түгел, ә алга таба закон бозуларга юл куймау.

Бүген, “кайнар линия” телефоннарыннан тыш, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу турында хәбәрне “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына да җибәрергә була. Расланылган хәбәр өчен мөрәҗәгать итүчегә республика бюджетыннан 1 дән 3 мең сумга кадәр матди бүләк бирелә. Агымдагы елның 9 аенда районда яшәүчеләрдән  98 хәбәр алынып, шуның  69ы расланган. Хәбәр бирүчеләргә түләнгән акчаның гомуми күләме 127 мең сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International