Узгандагыдан башка бүгенгесе дә, димәк, киләчәге дә юк...

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

2017 елның 30 октябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре, Татарстан АССР оештырылуга 100 ел тулуга багышланган чараларга әзерләнү һәм аларны үткәрү планын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасының иң өлкән заводларыннан берсе – “Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы”АҖ музеенда булды.

Музей директоры Наталья Римовна Потапова музейга килгән халыкка, ягъни безгә Бондюг химия заводы (бүгенге Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы), аңа нигез салучылар –  I-III гильдия сәүдәгәрләре атаклы Ушковлар турында сөйләде.

Заводның бай тарихы атаклы шәхесләрнең хезмәт эшчәнлегенә бәйле вакыйгалар елъязмасын кадерләп саклый. Химия заводы илебез һәм дөньякүләм  химия фәненең эксперименталь базасы булып торган. Борынгы химия заводы төтенсез дары (пироколлодий) формуласын уйлап тапкан бөек галим-химик  Дмитрий Иванович Менделеев эзләрен саклый.  1967 елда бөек галим хөрмәтенә Бондюг бистәсенә Менделеев шәһәре исеме бирелгән.

Биредә академик, Ленин җәсәден бәлзәмләгән кеше буларак танылган  Борис Збарский, шагыйрь, Нобель премиясе лауреаты, «Доктор Живаго» дигән әсәрендә Бондюг җире, табигатенең бөтен матурлыгын тасвирлап биргән Борис Пастернак, химик, химия сәнәгатен оештыручы Лев Яковлевич Карпов кебек танылган шәхесләр эшләгән.

Музей директоры безне кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар бирде. Музей директорының Ушковлар турында хикәятеннән Михаил Ушковның үз вакытында Самарада спирт заводы хуҗасы булып торганлыгы ачыкланды. Без – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, әлбәттә инде, заводның алга таба язмышы белән кызыксынмыйча кала алмадык. Баксаң, завод әле тагын   120 ел эшләгән (Самара өлкәсенең Рождествено авылында) һәм  күптән түгел генә ябылган икән.

Шунда ук  Дмитрий Менделеевның аракы уйлап тапканлыгы турында фикернең чеп-чи уйдырма булуына да тулысынча инандык. Чынында Менделеев, спиртның катылыгын киметеп, аракы катнашмасы эремәләрен генә өйрәнгән. Моны раслаучы чыганаклар бар.

Бөек Ватан сугышы елларында химия заводының роле гаять зур булган: завод ул чагында фронт өчен, шул исәптән самолеттан фотога төшерү өчен кирәкле 22 төрдәге яңа продукция җитештергән.

 Ә инде хезмәт династияләре –  Л.Я Карпов исемендәге заводның аерым бер горурлыгы. Шәрифуллиннар династиясе заводта эшләгән еллар саны буенча рекордчылар династиясе булып тора. Аларның химия заводындагы гомуми эш стажы – 1800 елдан артыграк. Сүз уңаеннан, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органы хезмәткәре Эльмира Досманованың да әлеге хезмәт династиясе вәкиле икәнлеген әйтеп үтәргә кирәк. Бабасының әтисе, бабасы һәм үз әтисе, шулай ук күп кенә туганнары бөтен гомерен химия заводында эшләүгә багышлаган.

 Экскурсия азагында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Тәвис кызы  Вафина бик тә кызыклы һәм эчтәлекле лекциясе өчен  музей директоры Наталья Римовна Потаповага рәхмәт сүзләре ирештереп, алга таба хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде.

2018 елда күренекле вакыйга билгеләп үтеләчәк – Л.Я.Карпов исемендәге химия заводына 150 “яшь” тула. Заводка һәм аның хезмәткәрләренә нык үсеш, иминлек, муллык һәм ниятләнелгән барлык планнарының тормышка ашуын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International