Бөтендөнья сыйфат көнендә МФЦда дежур тордык

2017 елның 10 ноябре, җомга

Бөтендөнья сыйфат көне – ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелә торган чара ул. Дөнья җәмәгатьчелеге аны тәүге тапкыр 1989 нчы елда бәйрәм итте. Бу көнне гамәлгә кую тәкъдиме белән, Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) теләктәшлеге нигезендә, Европа сыйфат оешмасы (ЕОК) чыккан.

Бөтендөнья сыйфат көненең максаты – продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең югары дәрәҗәдә сыйфатлы булуының әһәмиятен үстерү, шулай ук сыйфат проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне  көчәйтү. Биредә сүз товарның кеше һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булырга тиешлеге турында гына түгел, бәлки кулланучылар ихтыяҗларын канәнатьләндерү дәрәҗәсе турында да бара.

Бөтендөнья сыйфат көне ризык һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын тиешенчә тәэмин итүгә җавап бирүче барлык белгечләрнең һөнәри бәйрәменә әйләнде.

2017 елның 9 ноябрендә Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәгендә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Казан ш., Авангард ур., 74 й.) кабул итү үткәрде.

Шулай итеп, гражданнарыбызга кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде. Аларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең   19.01.1998 ел, №55карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды.

Монан тыш кулланучылар тарафыннан претензияләр кую ысуллары һәм тәртибенә, низаглы хәлләрне тикшергәндә якларның хокуклары һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Чара барышында МФЦга килгән гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл кылу юллары күрсәтелгән мәгълүматлардан гыйбарәт булган басма продукция бушлай тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International