Әлмәттә Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар гөрләде

2017 елның 10 ноябре, җомга

Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында Әлмәт шәһәренең «Корпорация Центр» көнкүреш техникасы кибетендә, шулай ук «Элитмаркет» һәм «Мега Центр» сәүдә үзәкләрендә чаралар уздырды.

Мондый чараларның максаты – куллану базарында закон бозуларга юл куймау. Чара барышында хуҗалык итүче субъектларга кулланучылар хокуклары һәм сатучының бурычлары ягыннан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законның төп таләпләренә кагылышлы консультацияләр бирелде. Чөнки эшмәкәр һәм аның вәкиле  еш кына нәкъ менә законны белмәү аркасында кулланучы хокукларын боза. Кулланучылар товарның сыйфаты буенча мөрәҗәгать иткән очракта хуҗалык итүче субъектның нинди гамәлләр кылырга тиешлеге турында сөйләшү булды, гражданнар белән эшләү барышында эшмәкәрләрдә килеп туу ихтималы булган мәсьәләләр һәм аларны хәл кылу юллары каралды.

«Корпорация Центр» кибетендә чара үткәрү барышында кибет менеджерына сатып алучы бер ханым эшләми торган чәйнеген башкасына алыштыру таләбе белән мөрәҗәгать итте. Әмма менеджер, янәсе, чәйнек техник яктан катлаулы товарларга керә, шуңа күрә сатып алынганнан соң унбиш көн эчендә генә аны башкасына алыштырырга була, дип, ханымга чәйнегенә ремонт кына ясатырга тәкъдим итте. Форсаттан файдаланып, Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре менеджерга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 статьясын, РФ Хөкүмәтенең 10.11.2011 ел, № 924 карары белән расланган “Техник яктан катлаулы товарлар исемлеге”н аңлаткач, чәйнек сыйфатын тикшерүгә алып калынды һәм сатып алучыга чәйнекне шундый ук башкасына алыштыру таләбе белән гариза язарга тәкъдим ителде.

Кулланучыларыбызның сыйфатлы продукция сатып алуларын, ә инде  сыйфатсыз товарларга юлыкканда кичекмәстән үз хокукларын торгызуларын телибез.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International