Консультация пунктына гражданнарыбыз асылда түбәндәге сораулары белән мөрәҗәгать итте:
Сатып алучылар еш кына сатучыга үлчәме, фасоны, төсе ягыннан яраксыз булып чыккан товарны алыштыру яки кире кайтару буенча мөрәҗәгать итә. Эшмәкәрләр һәм сатучылар мондый хәлгә төрлечә карый. Законсыз баш тарту очракларында аларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1Россия Федерациясе Законының 25 статьясы нигезләмәләрен аңлатырга туры килә. Кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны, формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе ягыннан яраксыз булып чыккан очракта, бу товарны үзенә кем саткан – шул сатучыдан ундүрт көн эчендә башкасына алыштыруга хокуклы. Әмма бу очракта товар файдаланылмаган булырга, товар рәвеше, куллану үзенчәлекләре, фабрика биркалары һәм ярлыклары сакланган булырга тиеш.
Кулланучы мөрәҗәгать иткән вакытта сатучыда кирәкле товар булмаганда, әлеге товарны кулланучы кире кайтарганнан соң өч көн эчендә сатучының бу товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару мәсьәләсе хәл ителә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре барлык мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирде.
Сатучыларга үзләренең эшендә кулланучылар проблемаларын ихтыярый төстә, ягъни судка кадәр тәртиптә хәл кылу тәкъдим ителде.
Мөрәҗәгать итүчеләргә актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматларны үз эченә алган брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.