Сыйфат бүген генә түгел, ә һәрвакыт кирәк!

2017 елның 10 ноябре, җомга

2017 елның 9 ноябрендә Түбән Кама территориаль органы белгече Мөслим районында әнә шундый девиз белән хуҗалык итүче субъектларга сәүдә кагыйдәләрен үтәү, хезмәтләр күрсәтү һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинарлар, шулай ук халыкны агарту юнәлешендәге чаралар үткәрде.

Иң элек хосусый эшмәкәр Р.Ф.Демидовның  «Электроника» кибетендә бирегә килүчеләр һәм район эшмәкәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация өстәле уздырылды. Чара барышында мөрәҗәгать итүчеләргә сыйфатсыз товарлар сатуга, сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтүгә һәм сыйфатсыз эшләр башкаруга бәйле рәвештә килеп чыгу ихтималы булган төрле хәлләр аңлатылды. Гражданнарга түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде: техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарны кире кайтару; диагностика һәм экспертиза үткәрү, претензияләрне карап тикшерү сроклары; сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару.

“Сатып алганнан соң 14 көн эчендә суыткычны кибеткә кире кайтарырга мөмкин, закон нигезендә шулай күздә тотылган бугай бит?”– дигән сорау белән мөрәҗәгать итте бер кулланучы. Белгечебез, чыннан да, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 25 статьясы нигезендә, РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Кире кайтарып һәм алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар исемлегенә кермәгән очракта, товарны алыштырып яки кире кайтарып була, дип аңлатты. Әмма әлеге исемлекнең 11 пункты нигезендә, техник яктан катлаулы товарларны кире кайтарып һәм алыштырып булмый, мондый товарлар исемлеге РФ Хөкүмәтенең 10.11.2011 ел, № 924 карары белән расланган исемлек нигезендә билгеләнгән. Бу исемлекнең 12 пунктында суыткычлар һәм суыту камераларының техник яктан катлаулы товарларга кертелүе күрсәтелгән. Шул рәвешле кибеттән сатып алынган төзек суыткычны кире кайтарып булмый, дип аңлатып үтелде.

«УК «Муслюмпродукт» ҖЧҖнең “Мөслим күчтәнәче” кибетендә исә Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре сатучылар белән бергә кулланучыларны көтте. Кибеттә азык-төлек товарларының киң ассортименты, шулай ук үзләре җитештерә торган икмәк-күмәч ризыклары сатыла. Чара барышында теләгендә булган барча кеше белгечебездән куллану базарына кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәш-табышлар ишетте, шулай ук сатуга чыгарылган икмәк-күмәч һәм кондитер продукциясенең тәмен татып, аны бәяләү мөмкинлеге алды. Кабул итү ахырында белгечебез сатучыларга куллану базары өлкәсендә гамәлдәге закон нигезләре буенча өйрәтү характерында чара үткәрде.

Ә инде барлык чаралар азагында халыкка газеталар, буклетлар, кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International