Казанда яшәүчеләрнең “Интернет” аша товарлар сатып алу турында фикерен белештек

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Бүгенге дөнья алдыбызга үз шартларын  куя: без элегрәк товарларны кибетләрдән, сәүдә үзәкләре һәм базарлардан гына юнәтсәк, хәзер бөтендөнья “Интернет” челтәре аша товарлар сатып алу көндәлек гадәткә әйләнеп килә.

Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре әле шушы көннәрдә генә булып узган “Мода һәм Стиль. Казан – Көз” дигән 32 нче махсус күргәзмәсендә, кулланучылар хокукларын яклау буенча консультацияләр бирүдән тыш,   халык арасында “Санлы технологияләр чорында кулланучы хокуклары” дигән темага сорашып-белешү дә уздырды.

Анкета чарасында күргәзмә кунаклары гына түгел, чараны оештыручылар да катнашты. Яшь буенча да бернинди чикләүләр булмады. Барлык респондентлар сорауларга бик теләп һәм зур кызыксыну күрсәтеп җавап бирде.

Ахырда исә анкета тутыручыларның һәммәсенә “бонус” сыйфатында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучыларга бик тә кирәкле һәм файдалы мәгълүматлардан торган мәгълүмати материаллары –   «Вестник  потребителя Татарстана» газетасының соңгы саннары һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга багышлап чыгарылган буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International