Мәктәп укучыларына дәрес бирдек

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Азнакай шәһәренең 7 нче гомуми белем бирү мәктәбендә “Мәктәп укучыларына – куллану белемнәре” дигән темага танып-белү характерындагы дәрес үткәрелде. Балалар белән очрашу барышында кибеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозуның иң еш күзәтелә торган очраклары каралды. Кулланучылар хокукларын яклау турында законнан чыгып,  укучыларда кулланучының дөрес гадәтләрен тәрбияләү ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсе Азнакай районы һәм Азнакай шәһәрендәге җирле бүлеге белгечләренең төп бурычына әйләнде.  Дәрестә конкрет проблемаларны хәл кылу ысулларын күрсәтеп, тормыштан мисаллар китерелде, яшь кулланучыларның мәнфәгатьләрен яклау буенча гади генә киңәшләр бирелде, шулай ук үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кибетләрендә һәм супермаркетларда үзеңне ничек итеп дөрес тоту буенча тәкъдимнәр ирештерелде.

Балалар куллану базарында еш очрый торган проблемалар буенча фикер алышуда актив катнашты. Чарадан соң аларның һәркайсына кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды.

Чара ахырында мәктәп ашханәсе хезмәткәрләре белән “Түгәрәк өстәл” үткәрелде. Анда мәктәптә укучыларга тәкъдим ителә торган аш-суның сыйфаты һәм ассортиментына, балаларны тукландыруны оештыруга, хезмәт күрсәтү культурасына аерым игътибар бирелде. Пешекчеләр мәктәп менюсының төрлелеге, аш-су әзерләгәндә сыйфатлы чималдан файдалану зарурилыгы турында сөйләп үтте.

Гомумән алганда, чараны оештыручылар мәктәп ашханәсе залларының “тышкы кыяфәте”ннән бик мәмнүн калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International