Татарстанда ризык сыйфатын яхшырту буенча координация советы булдырыла

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда азык-төлекнең сәламәтлек өчен куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча координация советы пәйда булачак. Республика Премьер-министры Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйды.

- Координация советына 2018 елның 1 гыйнварына кадәр эш органнары составын һәм вәкаләтләрен расларга кирәк, - диелә Татарстан Министрлар Кабинеты карарында.

Яңа органга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның җитәкчелек итәсе мәгълүм. Аның урынбасары Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов булачак. Совет составына шулай ук “Роспотребназор”ның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, республиканың Туризм дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, шулай ук Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов  һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы Талия Миңнуллина керә.

Алар продукция арасында ялганлап җитештерелгәннәре булу-булмавын күзәтәчәк, ризыкның сыйфатын яхшырту чараларын эшләячәк һәм яңа азык-төлек өстәмәләре арасында сәламәтлек өчен куркыныч тудырырдайларын ачыклау өчен тикшеренүләр үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International