Сатып алганчы, иң элек ясалма чыршының нәрсәдән ясалуына игътибар итегез.
1. Пластмассадан ясалган ясалма чыршы – “эретеп коелган” чыршы кебек. Ул үзенең “тышкы кыяфәте” буенча “тере” чыршыга бик охшаш. Йомшак энәле ботаклар полипропиленнан ясала. Өстәвенә аның һәр ботагы аерым махсус формада коела.
2. ПВХ пленкадан, эчке өлеше тимер нигезле юка полимер тасмадан эшләнгән чыршы иң сыйфатлысы булып тора. Төрле озынлыктагы ылыслы тасмаларны тимерчыбыкка чорнап, ботаклар ясыйлар һәм аларны мәһабәт агачлар рәвешенә китереп җыялар.
3. Кармак җебеннән ясалган чыршы ПВХ пленкадан җитештерелгәненә караганда матуррак һәм табигыйрак “кыяфәттә” була.
4. Кәгазь ылыслы чыршы махсус состав сеңдерелгән кәгазьдән эшләнергә мөмкин. Мондый ясалма чыршының хезмәт итү срогы зур түгел. Өстәвенә аның хәтта электр гирляндалары кызуыннан да яна башлавы бар. Аслыгына килгәндә, тимердән аркылы-торкылы итеп эшләнгәне ныграк, ышанычлырак. Ә инде пластмасса аслык уенчыклар авырлыгыннан чатнарга, ватылырга мөмкин. Ботакларның ничек урнаштырылуына игътибар итегез. Алар ныклап беркетелергә тиеш. Ылыс энәләренең дә каты, коелмый торган булуы шарт.
Чыршы сайлаганда, ылысларыннан җиңелчә генә тартып карагыз: алар уч төбенә ябышып калмаска тиеш. Сыйфатлы ылыс шундук үз хәленә кайтачак һәм коелмаячак. Ботак эчендәге тимерчыбыклары үтә күренмәле булмасын, күренеп тормасын.
Сыйфатлы чыршының янмый торган материалдан эшләнгән яки янып-кабынып китми торган махсус матдәләр белән эшкәртелгән булуы шарт. Чыршы төрелмәсендә бу хакта мәгълүмат күрсәтелгәнме – шуны карарга онытмагыз.
Экологик иминлек – ясалма чыршыларны дөрес итеп сайлап алуда иң мөһим шартларның берсе. Чыршыдан химия исе борынга бәрелеп тормаска һәм аның составында сәламәтлек өчен зарарлы матдәләр булмаска тиеш. Моны белү өчен ясалма “гүзәлкәй”нең сыйфат сертификаты (сатучыдан сорап алырга) белән танышырга кирәк.