Очрашуда катнашучыларны сәүдә өлкәсенә бәйле мәсьәләләр кызыксындырды. Территориаль орган белгече җиңел генә формада “яраклылык срогы”, “саклау шартлары” төшенчәләрен аңлатты. Моннан тыш ул кибетнең сәүдә залындагы бәя белешмәлегендә күрсәтелгән товар бәясе кассада сугылган бәягә туры килмәгәндә кулланучының нинди хокукларга ия булуы турында сөйләп үтте. Мондый фактлар асылда федераль челтәрләрнең сәүдә объектларында күзәтелгәли. Ә бу “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законының 10 статьясын санга сукмау булып тора. Белгечебез шулай ук кулланучыларның сыйфатсыз товарлар сатып алуга бәйле сорауларына җаваплар бирде.
Очрашу җылы, дустанә рухта узды. Өлкән буын вәкилләре үткәрелгән чарадан бик тә мәмнүн калды. Аларга тематик буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саннары таратылды.