Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә өйрәтү характерындагы семинарлар

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча районы Утар-Аты авылында “Фәнис” ҖЧҖнең сәүдә объектында сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә өйрәтү характерындагы семинар үткәрде.

Кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләрен һәм товарларның төрле төрләрен сату кагыйдәләрен өйрәтү буенча мондый дәресләрнең максаты – сатучылар белән сатып алучылар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне җайга салучы төп норматив документлар белән таныштыру һәм аларны тормышта кулланырга өйрәтү.

Кибет сатучысына Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезендә аңлатмалар бирелде. Тәгаенләп әйткәндә, сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен һәм кулланучы почмагын эшләү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында дөрес мәгълүматлар күрсәтүнең мәҗбүрилеге, оешма алтактасын һәм рус телендә товарлар турында мәгълүматлар булдыру, товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын даими рәвештә күзәтеп-барлап тору зарурилыгы аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International