Бүләк тапшыру күңелле дә соң!

2017 елның 8 декабре, җомга

Олимпиадалар инде күптән мәктәп тормышында аерылгысыз өлешкә әйләнде. Кагыйдә буларак, аларда теге яки бу фән белән кызыксынучы балалар катнаша. Олимпиада, теләсә кайсы башка ярыш кебек үк, лаеклы көндәшләр белән үзара көч сынашу мөмкинлеге, азарт, җиңүгә омтылыш ул. “Кулланучылар хокуклары” темасы мәктәпләрдә җәмгыять белеме дәресләрендә бик аз өйрәнелә, шуңа күрә Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре уку елы дәвамында балалар өчен бу темага (ул бүген – иң актуаль темаларның берсе) сыйныфтан тыш дәресләр уздыра. Һәм менә югары сыйныф укучыларына “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча үткәрелгән олимпиадада үз белемнәрен күрсәтү мөмкинлеге тудырылды. Олимпиаданың инде биш ел рәттән үткәрелүен дә әйтеп үтәргә кирәк.

2017 елның 7 декабрендә Түбән Камада республика олимпиадасы призерларын котлау булып узды.

Шулай итеп, ТР Түбән Кама шәһәренең инглиз телен тирәнтен өйрәтү буенча 33нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 «В» сыйныфы укучысы  Таһирова Адилә I дәрәҗә дипломга лаек булды.

8 “А” сыйныфы укучысы Зубрия Оксана “Кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча олимпиадада катнашкан өчен” грамота белән бүләкләнде.

Балаларны олимпиадага әзерләүдә укытучы хезмәтенең нинди зур өлеш алып торуын бик яхшы белгәнлектән, без мондый педагогларның берсен дә игътибардан читтә калдырмыйбыз. Бу юлы да тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Петрова Елена Евгеньевна һәм Гиждеван Елена Александровна Татарстан республикасында куллану белемен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Түбән Кама территориаль органы начальнигы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе исеменнән уңган-булган балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды, җиңүләре белән котлап, яңа үрләр, уңышлар һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерүне теләде.

Аксубай районында Аксубай 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9А сыйныфы укучысы Жирнов Кириллга, Рус Шуганы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы НовиковаТатьянага “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча олимпиадада катнашкан өчен” грамоталар тапшырылды. Ә инде аларны әзерләгән укытучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Бүләк алырга яратмаган кеше бу дөньяда юктыр, мөгаен. Яңа ел алдыннан бүләкле булу исә – икеләтә сөенеч! Безгә дә могҗизаи, искиткеч матур бәйрәм алдыннан бүләкләр тапшыру күңелләребезгә зур канәгатьлек хисләре иңдерде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International