Олимпиада призерларын бүләкләү

2017 елның 8 декабре, җомга

Инде мәгълүм булганча, агымдагы елның сентябреннән  ноябрьгә кадәр “Кулланучылар хокукларын яклауны комплекслы үстерү” 6 нчы кече программасы кысаларында “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика олимпиадасы үткәрелде. Менә хәзер шуның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы олимпиадада җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшыру җәһәтеннән чаралар оештырды, шулай ук олимпиада призерларын әзерләгән укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Тәгаенләп әйткәндә:

- 2017 елның 5 декабрендә олимпиада призеры – Татарстан Республикасы Теләче районы Олы Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Шәрипова Зәринә Рәшит кызына, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Бикчәнтәева Диләрә Мәүлетҗан кызына бүләкләр тапшырылды.

- 2017 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Сосна гомуми белем бирү мәктәбендә олимпиада призеры (II дәрәҗә диплом) – 9 нчы сыйныф укучысы Садыйков Данил Шамил улының, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Кәбирова Алсу Рәшит кызының тырышлыгы хөрмәтләнде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: олимпиадада икенче урынны алган Садыйков Данил Шамил улына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов имзалаган II дәрәҗә диплом тапшырылды. Булдыклы егет шулай ук пыяладан эшләнгән призга, кече программа логотибы сурәтләнгән медаль һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.

      Бүләкләү тантаналарының һәркайсында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров укучылар һәм укытучылар исеменә рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады.Ул шулай ук мәктәпләр укучыларының киләсе олимпиадаларда да актив һәм нәтиҗәле катнашуына ышаныч белдерде. Ә инде Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина олимпиада һәм аның этаплары турында сөйләп үтте.

Олимпиаданың барлык призерлары һәм аларның остазлары, үз чиратында, зур теләктәшлек-ярдәм, ихтирамлы мөнәсәбәт һәм кыйммәтле бүләкләр өчен олимпиаданы оештыручыларга иксез-чиксез рәхмәтләрен җиткерде. Призерларны бүләкләү чараларын үткәрү барышында мәктәпләрнең калган башка укучыларының да киләсе олимпиадаларда кулланучылар хокукларын яклау буенча үз белемнәрен бәяләүдә катнашырга теләк белдергәннәрен искәртеп үтәргә кирәк.

Яңа җиңүләр көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International