Минзәлә районында әле һаман Казахстан аракысын шикләнмичә саталар!

2017 елның 8 декабре, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Минзәлә районы буенча бүлегеннән Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер сату турында административ материал керде.

Полиция хезмәткәрләре рейд барышында бер шәхси йортта Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер сатып ятуларын ачыклаган. Бу хәл килеп туган урынны тикшерү барышында шундый ук тагын биш шешә аракы табылган. Закон бозуны ни дип тә белмәгән ханымның үзе әйтүенчә, әлеге хәмер продукциясен ул Чаллы шәһәрендә сатып алган. Алкогольле продукцияне законсыз саткан өчен штраф янавын бик яхшы белсә дә (чөнки моның өчен моңа кадәр дә җавапка тартылганы булган), бәлки, тотылмам әле, диптер, законсыз гамәлен дәвам иткән. 

 Хәзерге вакытта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының вазыйфаи заты әлеге әрсез ханымга карата  РФ КоАП 15.12. статьясының 4 өлеше буенча административ эш кузгатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International