Шулай ук кабул итү барышында теләсә кайсы гражданин видео-конференцэлемтә режимында мөрәҗәгатьтә күтәрелгән мәсьәләне хәл кылуга компетентлы башка органнарның вәкаләтле затына мөрәҗәгать итә ала. Ягъни мөрәҗәгать иткән чагында гражданинның Россия Федерациясенең кайсы шәһәре яки субъекты территориясендә булуы мөһим түгел.
Мисалга, алдагы кабул итүләр барышында Казан халкы үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча Томск өлкәсенең вазыйфаи затлары һәм вәкаләтле затлары белән элемтәгә керү мөмкинлеге алды. Үз чиратында, Казанга Мәскәү, Киров өлкәләреннән, Кырым Республикасыннан гражданнар мөрәҗәгатьләре килеп керде.
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнендә гражданнарны кабул итү Казан территориаль органында түбәндәге адрес буенча хәл ителде: Казан ш., Һади Такташ ур., 94 й. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы 3 кешене кабул итте.
Гражданнарны кызыксындыручы мәсьәләләр асылда товарлар сыйфатына, аларны кире кайтару тәртибе һәм шартларына, тиешле таләпләрне канәгатьләндерү срокларына кагылышлы булды.
Барлык сораулар буенча тулы, төпле җаваплар бирелде һәм практик ярдәм күрсәтелде.