Сатып алучыларның, кибет киштәләренә урнаштырылган кулланучылар хокукларын яклау буенча тематик буклетларны шундук күреп, файдалы китапларны кызыксынып актара башлаулары күңелдә канәгатьлек хисләре уята.
13 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казанның үзәгендә – Шаляпин урамында урнашкан «Диброва» ҖЧҖнең «Продукты» кибетендә булып кайтты.
Форсаттан файдаланып, Яңа ел алды мәгълүмати-аңлату акциясендә катнашкан барлык кибетләр җитәкчеләренә кулланучылар хокуларын яклау юнәлешендә халыкны агарту кебек кирәкле һәм файдалы эштә теләктәшлек, ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез.