Тун сайлыйбыз

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

“Чананы – җәйдән, ә арбаны – кыштан әзерлә”. Бу бик борынгы халык мәкале бүген дә актуаль булып кала.  Бигрәк тә товарны сезонында сатып алмаганда байтак кына акчаны янга калдыру мөмкинлеге турында сөйләгәндә еш искә алына ул. Әйтик, кайры, чәшке туннарны – җәен, кышкы итекләрне – кыш беткәч, кроссовканы – суыкта, шикәрне – кайнатма әзерләү сезоны җиткәнче, мәктәп товарларын – сентябрьгә берничә ай кала, җәйге юлламаны – кышын алсаң, очсызракка төшә. Шулай итеп, байтак акча туздырылмыйча калына. Тик язмабыз героена әйләнгән кулланучы ханымның гына башкачарак килеп чыккан әнә.

Чаллыда яшәүче бер ханым, без телгә алып үткән теге мәкальгә таянып, җәен тун алырга карар иткән. Сатып алганда, киемнең җәйгеме, кышкымы тиредән тегелүе белән кызыксынып тормаган. Урамда җәйге эссенең хөкем сөрүе сәбәпле, тунның җылымы-юкмы икәнлеген дә белештермичә калган. Кыш җиткәч кенә кулланучыбыз яңа тунының, әтәч тиресеннән тегелгән кием кебек, гәүдәне бөтенләй җылытмавын ачыклаган.

Эш шунда – язын барлык җәнлекләр дә йоннарын коя. Шулай итеп, иске йоннары урынына яңа – җәйгесе үсеп чыга. Барыбыз өчен дә бик аңлаешлы куян мисалында аңлатып үтик: бу “куркак” кышын – ак булса,  җәен соры төскә керә. Җәйге мех гадәттә ачыграк төстә, җиңелрәк, шомарак һәм кышкы мехка караганда матуррак, нәфисрәк була. Тик аның бердәнбер кимчелеге дә шуңа бәйле: җәйге мех кышкы мехка караганда юкарак, “суыграк”. Хайваннар дөньясы шулай яратылгач, берни эшләр хәлең юк... Ә кышкы мех, үз чиратында, җәйге мехка караганда калынрак, “җылырак”.

Мехның кайсы сезонга каравын бик җиңел генә белергә була.  Йонын бармагыгыз белән аерып җибәргәч, аскы өлешенең мамыкланып торуын күрсәгез, димәк, алдыгызда кышкы мех, дигән сүз. Мондый мехтан тегелгән тун, әлбәттә инде, бик җылы булачак. 

Бәян ителгәннәребездән ниндирәк нәтиҗә чыгарырга мөмкин дип уйлыйсыз? Тунның матурлыгы, нәфислеге сезнең өчен беренче урында торса, җәйге тиредән (ана җәнлек тиресеннән булса, тагын да әйбәтрәк) тегелгән тун сайлап алырга кирәк, дигән сүз. Ә инде матурлык икенче планда калып, җылырагын  алырга уйласагыз – кышкы тиредән тегелгән туннан да кулае юк.

Мех сыйфатын тикшереп карауның иң гади ысулы – бер чеметем тоз алган кебек, бармаклар белән берничә йонны эләктереп алырга да, тунны күтәреп, бераз гына селкетеп карарга. Йон кубып-өзелеп чыкмаса, димәк, әйбәт тун. Тунны кагып та йоннарының коеламы-юкмы икәнен белергә була. Йон бөртекләре берән-сәрән генә коелып төшсә (киптергәннән соң теләсә нинди яңа тунның йоннары берникадәр коела), димәк, барысы да тәртиптә дигән сүз.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре шуларны истә тотып, ханымга бәйсез экспертиза үткәрергә тәкъдим итте.

Хөрмәтле кулланучы туташ-ханымнарыбыз! Тунны безнең киңәшләргә таянып, дөрес итеп сайлап алырга тырышыгыз! Шул чагында тунлы булудан горурлык хисләре генә кичереп калмаячаксыз, бәлки әле аның үз теләкләрегезгә туры килүен һәм һава  көйсезлекләрен дә “кичерә” алуын күреп сөенерсез.

Туныгызны куанып-сөенеп кияргә язсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International