Яңа ел алды сюрпризлары

2017 елның 29 декабре, җомга

29.12.2017 2017 елның 27 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Казан шәһәре Совет районының татар телендә белем бирүче 149 нчы лицеенда булып кайтты.

 Лицейның актлар залындагы очрашуга  9-11 сыйныф укучылары җыелды. Уку йортының 9 нчы сыйныфында белем алучы Зәйнуллина Мәдинә “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага укучылар арасында үткәрелгән олимпиадада җиңүгә ирешмәде. Шуңа да карамастан, бу тырыш кызга әлеге чарада актив катнашкан өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе грамотасы  һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру турында карарга киленде.

 Мәдинәне олимпиадага әзерләгән 149 нчы лицейның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Р.Х.Әхмәтовага кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә укучыларның аң-белемнәрен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Залга җыелган балаларның барчасы да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы вәкиленең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрне чарлауның бик мөһим булуы турында чыгышын бик игътибар белән тыңлады. Шулай ук мәктәп директоры да, балаларны котлап, мәктәп укучылары арасында “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага үткәрелә торган олимпиадада актив катнашырга чакырды.

Быел  лицейның дүрт югары сыйныф укучысы кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадада катнашса, мәктәп җитәкчелеге киләсе елда мондый мөһим чарада катнашу өчен балаларны берничә тапкырга күбрәк санда әзерләргә вәгъдә итте. Безнең өчен әйбәт яңалык бу!

Каникулыгыз файдалы, матур үтсен, балалар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International