Яңа ел бәйрәмнәрендә закон бозу очраклары теркәлде

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәме көннәрендә дә уяулыкларын җуймады. Ник дигәндә, сатучылар гражданнар ял итеп яткан бер мәлдә, кагыйдә буларак, закон бозарга ярата.

Шулай итеп, 2018 елның 3 гыйнварыннан 8 гыйнварга кадәрге чорда ведомство карамагындагы районнарда түбәндәге закон бозу очраклары ачыкланды:

- Чаллы шәһәрендә – товарны озату документларыннан, лицензиядән башка гына алкогольле продукция сатуның 3 очрагы (хосусый эшмәкәр Вәлиев Р.Р., Комсомольская Набережная, «Веранда» кафесы – 50 шешә хәмер хуҗасыннан алынды; хосусый эшмәкәр Минһаҗев А.А., Казан проспекты, «Продукты» кибете – 14 шешә хуҗасыннан тартып алынды;  хосусый эшмәкәр Кривоногов А.В., «Метрополь» рестораны, Беляев пр., 12 й., 11 шешә хәмер хуҗасыннан тартып алынды).

- Алабуга районында – тыелган вакытта сыра сатуның 1 очрагы (хосусый эшмәкәр Егорова Г.О., Алабуга ш., Чапаев ур.,10 й.).

- Менделеев районында – стационар булмаган сәүдә объектында сыра сатуның бер очрагы ( хосусый эшмәкәр Загуменных А.Г., Менделеев ш., Татарстан ур., 17 й., 28 шешә хуҗасыннан тартып алынды).

- Минзәлә районы – җәмәгать туклануы предприятиесендә савытын ачмыйча гына сыра сатуның бер очрагы (хосусый эшмәкәр Ильин Р.Ю., Минзәлә ш., К.Маркс ур., 4 й., «Mani» ресто-бары).

- Тукай районы – товарны озату документларыннан, лицензиядән башка гына алкогольле продукция сатуның 1 очрагы (хосусый эшмәкәр Морозов, «Түбән Кама» милли паркы, «Наша Поляна» кибете, 7 шешә хуҗасыннан тартып алынды).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International