“Сәүдә челтәрләренең азык-төлек товарларын товар җибәрүчеләргә кире кайтаруы” дигән темага анкета

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

2018 елның февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы азык-төлек товарларын сатучы сәүдә челтәрләре арасында “Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләти җайга салу нигезләре турында” Федераль законның 13 статьясындагы 1 өлешенә (билгеле бер вакыт узганнан соң сатылмаган товарларны хуҗалык итүче субъектка кире кайтару турында шарттан торган килешү төзү хакында) үзгәрешләр кертелү сәбәпле анкета чарасын үткәрде.

Чарада 50 сәүдә челтәре вәкиле катнашты.

«Сәүдә челтәрләренең азык-төлек товарларын кире кайтару проблемасы бизнес өчен актуальме?” дигән сорауга сорашып-белешүдә катнашучыларның 100 % ы “юк, актуаль түгел” дип җавап бирде.

Респондентлар законда әлеге төзәтмәне таләп иткән азык-төлек базары сегменты сыйфатында “тиз бозыла торган азык-төлек продуктлары” категориясен атады.

Сорашып-белешүдә катнашучылар арасыннан 73%ының закон проектында сәүдә турындагы законның 13 статьясына тәкъдим ителә торган төзәтмәнең товарны намуслы төстә кире кайтаруга комачаулык тудырмаячак дип санавы, 7 % ының моның белән килешмәве ачыкланды; респондентларның 20 % ы әлеге сорауга җавап бирергә кыенсынды.

 Анкета барышында закондагы үзгәрешләрнең түбәндәге ихтимал нәтиҗәләре билгеләнде:

  1. ассортментның киңәюе;
  2. товар сыйфатының яхшыруы;
  3. бәяләрнең төшүе;
  4. азык-төлек товарларын җитештерүдә рентабельлелекнең кимүе;
  5. кире кайтарылган товарның, эшкәртелеп, янә сәүдә челтәренә әйләнеп кайтуы сәбәпле продукциянең сыйфаты начараюы.

Анкетада катнашучыларның һәммәсенә дә зур рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International