Көн кадагына суга торган киңәшләр

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Без һәр көн саен товарлар сатып алабыз һәм кулланучылар булып торабыз.

15 мартта бөтен дөнья күләмендә кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм беренче тапкыр 1983 елда – Америка Президенты  Джон Ф. Кеннединың Конгресста ясаган чыгышы еллыгына багышлап билгеләп үтелә. АКШ Президенты әлеге атаклы чыгышында кулланучыларның төп 4 хокукын билгели. Болар:

- Товарлар сатып алганда яки хезмәт күрсәтүләрдән файдаланганда иминлеккә хокук;

- Товар һәм хезмәт күрсәтү турында мәгълүматка хокук;

- Хезмәт күрсәтүне, товарны сайлап алуга хокук;

- Товарда яки хезмәт күрсәтүдә нәрсәдер ошап җитмәсә, сүзебезне ишеттерүгә хокук.

2018 елда бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне “Санлы форматтагы базарларны гадел һәм намуслыга әйләндерик” («Making digital marketplaces fairer») дигән девиз белән уздырыла. Моңа бәйле рәвештә интернет аша товарлар сатып алуны үз иткән кулланучыларыбызга, бөтендөнья “пәрәвезе”ндә алданмас өчен, сорау-җавап рәвешендә берничә киңәш биреп үтәсебез килә.

Дистанция ысулы белән сәүдә иткәндә сату-алу килешүе ни рәвешле төзелә?

Кибетнең интернет-сайтларында урнаштырылган мәгълүматлар, РФ Гражданлык кодексының (алга таба – ГК) 494 статьясы һәм Кагыйдәләрнең 12 пункты таләпләренә җавап биргәндә, ягъни ваклап сату-алу килешүенең барлык шартларын күздә тотканда, товарның гавами офертасы булып тора.

Бу сатучының тасвирламада тәкъдим ителгән товарны сатып алырга ниятләгән теләсә кайсы зат белән килешү төзергә бурычлы булуын аңлата.

Акцепт белдерелүгә, дистанция ысулы белән товар сату-алу килешүе төзелгән булып санала.

Кулланучыга нинди мәгълүматлар мәҗбүри тәртиптә җиткерелергә тиеш?

“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 26.1 статьясы нигезендә, сатучы, килешү төзелгәнче, кулланучыга сатучының адресы (урнашу урыны), товарны җитештерү урыны, сатучының (җитештерүче) тулы фирма атамасы (атамасы) турында мәгълүматлар җиткерергә тиеш. Намуслы сатучы бу мәгълматларны үзенең сайтына урнаштыра.

Товардан баш тартырга уйласагыз...

Кайвакыт товар кулга килеп кергәч, сатып алучы җиткерелгән мәгълүматлар нигезендә генә заказ бирелгән товарының үзенә бигүк ошап җитмәвен күреп аптырашта кала. Дистанция ысулы белән товарлар сату кагыйдәләренең 21 пунктында һәм Законның 26.1 статьясында сатып алучыга товардан (билгеле бер индивидуаль үзенчәлекләргә ия булган товарлардан тыш) баш тарту мөмкинлеге  күздә тотылган. Мондый мөмкинлекнең вакыты түбәндәгечә:

товар үзенә тапшырылганнан соң 7 көн эчендә (сатып алучыга кире кайтару шартлары турында мәгълүматларның җиткерелүеннән чыгып);

товар үзенә тапшырылганнан соң 3 ай эчендә (сатып алучыга кире кайтару шартлары турында мәгълүматларның җиткерелмәвеннән чыгып);

кулланучыга товарны тапшырганчы – теләсә кайсы вакытта.

Товарны башкасына алыштырып буламы?

Законның 25 статьясы нигезендә, товарны 14 көн эчендә (сатып алу көнен санамыйча) алыштырырга була. Алыштыру сәбәпләре законда күрсәтелгән сәбәпләргә төгәл туры килергә тиеш.

 Ә инде сыйфатсыз товарлар сатып алырга туры килгәндә, Законның 18-24 ст.ст. билгеләнгән тәртипкә таянырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International