“Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне” буенча консультатив совет

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

2018 елның 14 мартында “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсенең территориаль органы бинасында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында чаралар үткәрүгә багышланган  консультатив совет утырышы булып узды.

Совет эшендә Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, «Медиа маркт» сәүдә челтәре һәм «Акком» сервис үзәге вәкилләре катнашты. Чара барышында дистанция ысулы белән сатып алынган товарны кире кайтару кагыйдәләре,  сәүдә хезмәткәрләре тарафыннан товарны экспертизага кабул итү-тапшыру бланкын рәсмиләштерү, сәүдә предприятиеләрендә алыштыру фонды булдыру зарурилыгы мәсьәләләре, бонуслар – нәрсә ул, дигән сорау,  шул исәптән алдан бирелгән бонусларга сатып алынган сыйфатсыз товарларны кире кайтару мәсьәләсе каралды.

Ике ведомство хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап, кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен төрле профилактик чаралар үткәрде. Һәр оешманың мөстәкыйль төстә зур эш алып баруын да билгеләп үтәргә кирәк. Чарада катнашучылар эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, 2018 елның ике аендагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен җиткерде, кулланучылар хокукларын яклау системасын алга таба камилләштерү мәсьәләләрендә бердәм фикерләр булдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International