Көймәне ничек атасаң, шулай йөзеп китәчәк

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

2018 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коорупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә Зеленодолда «Шпана» дигән бик ямьсез исемле кафеда булды. Дөрес, тәмле ашап, вакытны күңелле итеп уздыру өчен түгел, ә үзләренең вазыйфаи бурычларын үтәү өчен.

Кафе атамасы, чыннан да, үзен аклый булып чыкты: бар стойкасы артындагы  киштәдә шул исәптән билгеләнгән үрнәктәге маркалар белән тамгаланмаганнары да булган 13 атамадагы хәмер продукциясе “кукраеп” утыргач, тагын нәрсә дип әйтәсең инде?!

Продукциянең сату өчен түгеллеге турында мәгълүматлар күрсәтелмәгән. Барысының да бөкесе ачылган. Биредә хәмерне чәркәләп сатканнар, күрәсең. Шул ук вакытта кафе хуҗасы хәмернең сатылмаганлыгын, яртылаш тулы шешәләрнең матурлык өчен генә куелганлыгын төкерек чәчеп аңлатырга маташты.

Кафеның хәмер сатуга лицензиясен, шулай ук  продукция документларын да күрсәтүче табылмады.

ЕГАИС буенча хәмернең маркировкасы тикшереп каралды. Нәтиҗәдә продукциянең төрле вакытларда Зеленодол кибетләреннән, шулай ук Татарстаннан читтә – Марий Эл Республикасының Волжск шәһәре кибетләреннән алынганлыгы ачыкланды.

Хуҗасыннан тартып алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде. Аның нәтиҗәләре буенча тиешле процессуаль карар кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International