Җиңүгә 73 ел тулуны бәйрәм иттек

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре  1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 73 ел тулуга багышланган чараларда катнашты. Ведомство карамагындагы барлык районнарда кулланучылар хокукларын яклау буенча төрле чаралар, пенсионерларның көндезге үзәкләрендә, ветераннар клубларында Бөек  Ватан сугышы ветераннары өчен кабул итүләр, очрашу, акция, лекцияләр үткәрелде. Чаралар барышында теләгендә булган барча кеше үзләрен борчыган сорауларга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезендә квалификацияле тулы җаваплар ишетү мөмкинлегенә иреште.

Өйрәтү характерындагы семинарлар, “Түгәрәк өстәл”ләр барышында хуҗалык итүче субъектларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату белән беррәттән, сафлары елдан-ел сирәкләнә барган Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә ташламалар бирү мәсьәләләре дә каралды. Әнә шундый эш нәтиҗәсендә майның беренче декадасында сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә парикмахер хезмәте күрсәтү өчен түләүгә әйбәт кенә ташламалар ясалды.

Ә инде 9 май көнне барлык районнарда Җиңү көне уңаеннан тантаналы митинглар узды.

Шәһәребезнең Үзәк мәйданында бәйрәм тантанасы хәрби техника парады белән башланып китте. Шуннан предприятиеләр һәм оешмалар коллективлары, тигез рәтләргә тезелешеп, Чистайның Советлар Союзы Геройлары истәлегенә урнаштырылган стелага һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органы коллективы да матур рәтләргә тезелеп, Советлар Союзы Геройлары һәм Сугышчан Дан орденының тулы кавалерлары стеласына чәчәкләр салды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International