Законны белмәү җаваплылыктан коткармый

2018 елның 10 августы, җомга

Хәмер базарында катнашучы кайберәүләр законнарны өйрәнеп, үзләренә өстәмә чыгымнар алып мәшәкатьләнәсе килми. Шул исәптән кулланучыларга уңайлы шартлар тудыру өчен дә исләре китми. Болай да ярый бит, нәрсәгә әле тагын кирәкмәгәнгә чыгымланып торырга, дип...

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре үткәргән чираттагы чаралар, чыннан да,  законнарның кемнәргәдер “нипочем” икәнен күрсәтте.  Һәрхәлдә, хезмәткәрләребез 2018 елның 8 августында ТР Биектау районының Каймар авылында урнашкан «Шашлыки» стационар булмаган сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләрен сату фактын теркәде.  Ә бу бит “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнештә йөртүне дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукция куллануны (эчү) чикләү турында” от 22.11.1995г. №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясын бозу булып тора!

Нәтиҗәдә 20,0 литрдан артыграк сыра продукциясен законсыз әйләнештән алырга туры килде. Моннан тыш эшмәкәргә әле штраф та түләргә туры киләчәк. Чөнки Законны белмәү җаваплылыктан коткармый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International