Питрәч районында – ведомствоара комиссия утырышы

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

2018 елның 29 августында Питрәч муниципаль районы Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Утырышны Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы А.В.Хәбибуллин үткәрде. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И.Егорова, Питрәч муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы И.Г.Бикчәнтәев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе оперуполномоченные Р.Р.Гәрәев, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарындагы җирле бүлеге начальнигы урынбасары Г.В.Игнатьева һ.б. катнашты.

Комиссия 2018 елның 7 ае йомгаклары буенча Питрәч муниципаль районының хәмер базарындагы гомуми хәлләргә бәйле мәсьәләләрне карады:

- район территориясендә сәүдә объектлары һәм авыл җирлекләре буенча хәмер продукциясен сатуга анализ ясалды;

- алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү эше турында;

- Татарстан Республикасында җитештерелә торган хәмер продукциясен сату күләмен арттыру турында;

- гражданнарның “Халык контроле” системасына мөрәҗәгатьләре буенча эшне көчәйтү турында мәсьәләләр каралды.

Моннан тыш Дәүләт алкоголь инспекциясе, Башкарма комитет белгечләре белән берлектә полиция бүлегенең алкогольле һәм спиртлы сыекча әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү мәсьәләләре буенча хисабы; “Роспотребнадзор” идарәсе җирле бүлеге һәм район үзәк хастаханәсе хисаплары (шул исәптән хәмердән агуланулар һәм күрелгән чаралар буенча) тыңланды.  Әле тагын мәгариф бүлеге белгече һәм район үзәк хастаханәсе табибы тарафыннан үсмерләр арасында профилактика эшен алып бару буенча тәфсилле хисаплар ясалды (районда Питрәч районында яшәүче 430дан артыграк кеше, шул исәптән 7 үсмер эчкечелек буенча учетта тора).

Утырышта “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы кебек ресурстан файдалану ягыннан халык белән эшләүне көчәйтергә тәкъдим ителде. Сүз уңаеннан, 2018 елның 7 ае йомгаклары буенча Питрәч районында яшәүчеләрдән “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына нибары 1 мөрәҗәгатьнең керүе турында әйтеп үтелде.

 Комиссия утырышта күтәрелгән мәсьәләләрне карап тикшерү йомгаклары буенча Питрәч муниципаль районының хәмер базарында алга таба билгеләнгән уртак чаралар планына кайбер төзәтмәләр кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International