Экстремистлыкка – “Юк!” дибез

2018 елның 14 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Татарстан Республикасы Президентының  29 август, 2018 ел, №286 боерыгын үтәү йөеннән, “Экстремистлыкка – Юк!” дибез декадасы кысаларында милләтләр һәм конфессияләр арасында үзара тынычлыкны ныгыту, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән турыдан-туры Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә террорчылык һәм экстремистлык идеологияләре күренешләренә нәфрәт тудыруга юнәлдерелгән җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру буенча чаралардан торган план (алга таба – План) эшләде.

План нигезендә, 2018 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә һәм аның территориаль органнарында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белән гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очрагында тиешле гамәлләр кылу буенча күнегүләр үткәрелде.

Күнегүләр алдыннан гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очрагында гамәлләр тәртибе аңлатылды, хезмәткәрләребез гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы янау яки килеп чыгу турында сигнал алынганда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең нинди гамәлләр кылырга тиешлекләре турында белешмәлек белән таныштырылды.

Күнегүләр кысаларында куелган максатлар һәм бурычларга ирешелде.

Моннан тыш шул ук көнне – 2018 елның 13 сентябрьдә, План нигезендә, җәмәгатьчелектә экстремистлык күренешләрен кисәтү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белән “Түгәрәк өстәл” үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов (полиция генерал-майоры, 2010-2013 елларда Карачай-Черкас Республикасында эчке эшләр министры булып эшләгән) чыгыш ясады. Җитәкчебез экстремистлык, террорчылык күренешләрен, шәхескә, җәмгыять, дәүләткә каршы җинаятьләрне кисәтүне аерым игътибар үзәгенә алды, шулай ук үзенең хезмәт тәҗрибәсеннән чыгып, террорчылык һәм экстремистлыкка каршы көрәш турында сөйләде.

Чик буе гаскәрләренең отставкадагы генерал-лейтенанты, “Сугышчан тугандашлык” (“Боевое братство”) ҖЧҖнең төбәк бүлеге җитәкчесе, “Россия офицерлары” ҖЧҖнең төбәк бүлеге Президиумы әгъзасы, РФ Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Ветераннар советы әгъзасы Тишаев Гафур Кадыйр улының чыгышы да бик кызыклы булды.  Аның чыгышы барышында, заманча җәмгыятьнең иң актуаль проблемаларыннан берсе буларак, экстремистлык, толерантлык, ватанпәрвәрлек төшенчәләре тулырак ачылды, тәгаен мисаллар үрнәгендә экстремистлык эшчәнлегенең аянычлы нәтиҗәләре күрсәтелде, эстремистлыкның төрле формаларына каршы көрәшүнең нәтиҗәлелеге мәсьәләсе игътибар үзәгенә алынды.

Отставкадагы юстиция полковнигы, “Россия офицерлары” ҖЧҖ төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Митюшкин Юрий Иванович исә үз чыгышында экстремистлык гамәлләре өчен җаваплылык, хокукый культураны камилләштерү, рәхим-шәфкатьлелек хисләрен формалаштыру мәсьәләләренә, шулай ук милләтара аңлашылмаучанлыкларны кисәтү, төрле милләт вәкилләренә карата толерантлы мөнәсәбәттә булу мәсьләләренә тукталып үтте.

“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең сорауларына җаваплар бирде.

Мондый чаралар үткәрү террорчылык һәм экстремистлыкны кисәтү институты мөмкинлекләрен киңәйтүгә, террорчылыкка һәм экстремистлыкка каршы көрәштә хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәсен үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International