Сентябрь ае. Баулы

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын комплекслы яклауны үстерү” дәүләт программасын актив төстә тормышка ашыру өчен, кешеләр янында мөмкин кадәр күбрәк булырга тырыша.

Хезмәткәрләребез сентябрь аенда Баулы шәһәрендә асылда җирле җитештерүчеләр продукциясе тәкъдим ителгән бәйрәм ярминкәсендә дежур торды.

Шәһәрнең ваклап сату объектлары да игътибардан читтә калмады: аларда социаль әһәмиятле товарларга мониторинг, хуҗалык итүче субъектлар өчен укыту-өйрәтү характерындагы чаралар, сатып алучылар белән очрашулар үткәрелде.

Күп функцияле үзәк филиалында Баулы шәһәре башкарма комитеты белән берлектә планда каралган дежур тору оештырылды.

Баулы шәһәренең “Милосердие” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә исә күчмә чара уздырылды. Чарага Баулы районы инвалидлар җәмгыяте (рәисе Х.Г.Мортазина белән берлектә) вәкилләре җыелды. Анда шулай ук социаль ярдәм бүлеге белгечләре үзләренең карамагындагы инвалидлар белән катнашты. Ягъни чарага социаль хезмәтләрне өйләрендә алучылар да килде.

Дежур торулар вакытында хезмәткәрләребез ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, аның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре, азык-төлекне сатуга карата куела торган закон таләпләре, үзебездә җитештерелгән продукция турында сөйләде. Элемтәгә керү өчен мәгълүматлар өләшү безгә гражданнар белән алга таба элемтәдә булу мөмкинлеге бирсә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе заказы белән бастырып чыгарылган буклетлар һәм газеталар гражданнарыбызга куллану базары өлкәсендәге белемнәрен мөстәкыйль чарлау мөмкинлеге тудыра. Моның ише басма продукциядә кулланучыларга товарлар сатканда киң таралган закон бозу очраклары игътибар үзәгенә алынган.

 Шулай ук чаралар барышында халыкка Өлкәннәр көне якынлашу һәм социаль яктан аз якланылган гражданнар категорияләре өчен акцияләр үткәрү, шул исәптән пенсионерлар һәм инвалидларга өстенлекле хезмәт күрсәтү зарурилыгы турында искә төшереп үтелде.

Экстремистлык, террорчылык, шәхескә, җәмгыять, дәүләткә каршы җинаятьчел гамәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән мәсьәләләр аерым игътибар үзәгенә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International