Законны кат-кат бозган

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

2018 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Яшел Үзән шәһәрендә агызып сатыла торган эчемлекләр кибетен тикшерү барышында хәмер продуциясен (сыра, сидр) тиешле документларсыз гына сату фактын билгеләде. Нәтиҗәдә 490 литр күләмендә продукцияне законсыз әйләнештән алырга туры килде. Бу җәһәттән административ тикшерү алып барыла. Тикшерү йомгаклары буенча тиешле процессуаль карар кабул ителәчәк.

Әлеге эш “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына алынган хәбәрне карап тикшерү барышында кузгатылды. Хәбәр авторына акча түләнәчәк.

 Әйтергә кирәк, быелның җәендә әлеге эшмәкәр территориаль орган хезмәткәрләренең күз уңына эләккән иде инде. 2018 елның 23 маенда республиканың эчке базарында халык куллануы товарлары бәяләре һәм ассортиментына мониторинг үткәрү барышында шушы эшмәкәрнең шул ук Яшел Үзәндәге бер кибетендә 1,5 литрдан артыграк сыешлы савытта сыра сату факты ачыкланды. Ә 1500 миллилитрдан артыграк сыешлы полимер савытта алкогольле продукция сату закон нигезендә тыелган!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International