Яшел Үзән районында хәмер эчемлекләрен дегустацияләү

2018 елның 30 ноябре, җомга

2018 елның 22 ноябреннән 29 ноябрьгә кадәрге чорда Яшел Үзән районында,  Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне таныту максатыннан чыгып,  «Торик» ҖЧҖ, «Глобус Маркет» ҖЧҖ, «Выбор» ҖЧҖ, «Оптовик» ҖЧҖ, «Ирма» ҖЧҖ, «Март» ҖЧҖ, «Русалко 7» ҖЧҖ, «Алита» ҖЧҖ кебек сәүдә предприятиеләрендә «Татспиртпром» АҖ җитештергән хәмер продукциясен дегустацияләү үткәрелде. Шулай итеп, шәһәр һәм район халкына ике төрле «VIGROSSO» шәраб эчемлеге, «Your Choice Whisky» виские, «TUNDRA BITTER» ликеры тәмен татып карау мөмкинлеге тудырылды. «Татспиртпром» АҖ предприятиесенең сәүдә вәкилләре кулланучыларга дегустациягә чыгарылган хәмер продукциясе, эчемлекләрнең куллану үзенчәлекләре турында квлификацияле, тулы мәгълүматлар ирештерде. Моннан тыш теләгендә булганнар хәмер эчемлекләренең сыйфаты буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар табуга, шулай ук аларны сәүдә объектында очсызлырак бәядән сатып алуга иреште. Дегустация көнендә сәүдә объектларында тәкъдим ителгән  хәмер продукциясе акция буенча сатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International