2018 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең (алга таба – дегустация комиссиясе) чираттагы утырышы булып узды.
Көн тәртибенә бердәнбер мәсьәлә – Татарстан Республикасы сәүдә челтәрендә сатыла торган Россиядә җитештерелгән ярымтатлы ак шампан шәрабен ябык дегустацияләү кертелгән иде.
Дегустациягә Россиядә җитештерелгән ярымтатлы ак шампан шәрабенең 15 үрнәге тәкъдим ителде. Шуның ике үрнәге – «Татспиртпром» АҖ сәүдә маркасы белән.
Дегустациягә чыгарылган продукциянең ваклап сату бәясе – 0,75л сыешлы бер шешәсе өчен 164 – 319 сум.
Дегустация өчен үрнәкләр шәһәрнең сәүдә челтәреннән сатып алынды.
Гомумән алганда, дегустация утырышында катнашучылар үрнәкләрне сыйфат күрсәткечләре, шулай ук тышкы бизәлеше ягыннан уңай бәяләде.
Республикабызның сәүдә челтәрендә тиешле физик-химик һәм органолептик күрсәткечләргә ия булган, сыйфаты, шулай ук бәясе ягыннан сатып алучының ихтыяҗын канәгатьләндерердәй Россия шампан шәрабләре сатылуы турында нәтиҗә чыгарылды.
«ФАНАГОРИЯ» Россия шампан шәрабе («АПФ «Фанагория» ААҖ); «Наследие мастера» «ЛЕВ ГОЛИЦЫНЪ» Россия шампан шәрабе («Игристые вина» ЯАҖ); «Мадам Помпадур» («Madame Pompadour») («АПФ «Фанагория» ААҖ) Россия шампан шәрабе; «АБРАУ-ДЮРСО» ( «Абрау-Дюрсо» ЯАҖ) Россия шампан шәрабе; «Кубань-Вино» ( «Кубань-Вино» ҖЧҖ) Россия шампан шәрабе үрнәкләре иң күп балл җыйды.
Нәтиҗәләр
№ |
Атамасы |
Җитештерүчесе |
Урыны |
|
|
|
|||
|
|
|||
1 |
|
"ВИЛАШ-Комбинат |
7 |
|
2 |
"Дагестан" |
"Дербентский завод |
14 |
|
3 |
|
"Центр пищевой индустрии — Ариант" ҖЧҖ, Россия, Чиләбе ш. |
10 |
|
4 |
"КЛАССИЧЕСКОЕ" Россия шампан шәрабе |
"ВИЛАШ-Комбинат шампанских вин" ҖЧҖ, Россия, Санкт — Петербург ш., |
6 |
|
5 |
|
"АПФ "Фанагория" ААҖ, |
3 |
|
6 |
|
ВКЗ "Избербашский" ЯАҖ, Россия, Дагыстан Республикасы |
14 |
|
7 |
|
"Игристые вина" ЯАҖ, |
2 |
|
8 |
|
ВКЗ "Избербашский" ЯАҖ, |
13 |
|
9 |
"РОССИЙСКОЕ" Россия шампан шәрабе |
"ВИЛАШ-Комбинат шампанских вин" ҖЧҖ, Россия, Санкт — Петербург ш. |
8 |
|
10 |
|
"Абрау-Дюрсо" ЯАҖ, Россия, Краснодар крае |
4 |
|
11 |
|
"АПК Мильстрим-Черноморские вина" ҖЧҖ, Россия, Краснодар крае |
9 |
|
12 |
|
"ВИЛАШ-Комбинат |
11 |
|
13 |
|
"Кубань-Вино" ҖЧҖ, |
5 |
|
14 |
|
"АПФ "Фанагория" ААҖ, Россия, Краснодар крае |
1 |
|
15 |
|
"КРЫМСКИЙ ВИННЫЙ ЗАВОД" ҖЧҖ, Россия, Краснодар крае |
12 |
|