Менә сиңа... агызып сатылган эчемлек!

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Быелгы гыйнварның беренче яртысында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Түбән Каманың агызып сатыла торган эчемлек кибетләрендә алкоголь продукциясен тиешле товар документларыннан башка гына  ваклап сатуның 6 факты теркәлгән. Легаль булмаган әйләнештән 463,9 литр сыра алынган. Әлеге хокук бозуга юл куйган затларга карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзеләчәк.

Законсыз сыра сату турындагы мәгълүмат "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килде. Расланган мөрәҗәгатьләр өчен аларны җиткерүчеләргә акчалата бүләкләү түләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International