Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә алкоголь базарындагы торыш буенча гавами чаралар үткәрелүе хакында

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хәбәр итә: 2019 елга контрольлектәге субъектлар белән гавами фикер алышулар үткәрүнең план-графигы нигезендә түбәндәге чара уздырылачак:

  • Чараның исеме: "2019 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә алкоголь базарының торышы".
  • Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органының исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы
  • Чараны үткәрү датасы һәм вакыты:  2019 елның 28 маенда, 14.00 сәгатьтә
  • Чараны үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Восстание ур., 82, 2 кат, конференц-зал
  • Чараны үткәрү ысулы: киңәшмә
  • Чараның статусы: планлаштырылган
  • Чарага кыскача тасвирлама: 2019 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә алкоголь базарының торышы турында кыскача мәгълүмат, контрольлектәге субъектлар белән алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләр, шул исәптән БДАМС системасында эшләү өлешендә гавами фикер алышу
  • Чара нәтиҗәләренә кыскача тасвирлама: чара ахырында катнашучыларга карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.

 

Гавами чарада катнашу өчен Сез түбәндәге электрон адрес буенча теркәлә һәм 2019 елның 27 маена кадәр күрсәтелгән тематика буенча үзегезне кызыксындырган сорауларны җибәрә аласыз: Marina1.Egorova@tatar.ru/

Өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефон аша ачыкларга була: 8(843) 278 91 93

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International