"Ливадия" шифаханәсендәге пациентлар һәм хезмәткәрләр белән очрашу турында мәгълүмат

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Г.И.Чурсина "Ливадия" шифаханәсендәге пациентлар һәм хезмәткәрләр белән очрашу үткәрде. Очрашуда катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон мәсьәләләре аңлатылды.

 "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, РФ Хөкүмәтенең 1997 елның 15 августындагы 1025 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә көнкүреш хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре турында аңлаешлы формада җиткерелде.

Сыйфатсыз һәм сыйфатлы товарларны кире кайтару һәм алыштыру белән бәйле хәлләр каралганда дәгъва белдерү ысулларына һәм тәртибенә, кулланучыларның хокукларына һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.

 Формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча туры килмәгән сыйфатлы товарны алыштыру һәм кире кайтару мәсьәләләре турында яктыртылды.

Үзенең чыгышында белгеч Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, ведомствоның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре турында кыскача мәгълүмат җиткерде. 

Сыйфатсыз товарлар сатып алуга, төрле хезмәтләр күрсәтелгәндә һәм эшләр башкарылганда ачыкланган җитешсезлекләргә бәйле сораулар килеп туган очракта, Казан территориаль органына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде, биредәге хезмәткәрләр әлеге мәсьәләләрне хәл иткәндә һәрчак булышлык күрсәтергә әзер.

 Очрашуда катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат урнаштырылган басма продукция таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International