Тыелган сәгатьләрендә сыра сатылган

2019 елның 24 мае, җомга

Һәркемгә билгеле булганча, иртәнге 10 сәгатькә кадәр кибеткә алкогольле продукция артыннан бару – мәгънәсез эш. Татарстан Республикасында 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр алкогольле продукцияне сату тыела. Закон бозучыларга карата катгый санкцияләр кулланыла. Әмма сатучылар, табыш артыннан куып, закон турында онытып җибәрә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән үзара бәйләнешкә кермичә уздырыла торган контрольлек чаралары барышында алкогольле продукцияне сату вакытына бәйле чикләүләрнең бозылуын ачыклады, аерым алганда, Буа шәһәрендәге сәүдә объектларының берсендә 08 сәгать 40 минутта сыра сату факты теркәлде.

Әлеге кибеттә эшчәнлек алып баручы шәхси эшкуар алкогольле продукцияне сату шартларын чикләүне тәэмин итмәгән. Шул рәвешле "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм аларның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү турында" 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы федераль законның 16 статьясы бозылган. Әлеге факт буенча шәхси эшкуарга административ хокук бозу турында беркетмә төзелүе турында хәбәр ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International