Баулыда "САНИЕВ" кондитер йорты" ҖЧҖ продукциясенә дегустация узды

2019 елның 14 июне, җомга

9 май көнне Баулы шәһәрендә "Алма" кибете ачылды, анда "Саниев" сәүдә йорты җитештергән продукция сатыла. Әлеге кибет ассортиментында икмәк, ярымфабрикатлар (котлетлар, пилмәннәр, тулмалар, шашлык, тутырмалар һ.б.), яңа ясалган салатларның ассортименты киң. Шулай ук үзебездә җитештерелгән кондитер әйберләре дә бар – бу пирожныйлар, тортлар, пироглар, күмәч, өчпочмак, самса һәм башка бик күп нәрсәләр.

10 июнь көнне әлеге кибеттә кулланучылар дегустациясе үткәрелде, чара барышында хосусый җитештерелгән ике торт – "Бабушкин торт"ы һәм "День и ночь" торты тәкъдим ителде. "Бабушкин торт" аеруча зур кызыксыну тудырды, аның составында югары сыйфатлы он, каймак, күкәй бар, ә кремы каймак һәм шикәрдән ясалган. 

"День и ночь" торты шоколадлы бисквит яратучылар өчен тәмле булды. Әлеге тортның кремы абрикос джемыннан ясалган.

Кибеткә килүчеләр тәкъдим ителгән әйберләрне бик теләп татып карады, шулай ук үзләренә ошаган азык-төлекне дә сатып алды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Галиева Кадрия катнашты, ул хуҗалык итүче субъект вәкилләренә, шулай ук сатып алучыларга кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нормалары, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, шул исәптән сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмакларына бәя белешмәлекләрен рәсмиләштерү кагыйдәләре турында аңлатты. Мәгълүмат материаллары һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләренең элемтә белешмәләре таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International