Җәмәгать транспорты тукталышларында урнашкан сәүдә объектларыннан сыра алынды

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән шикаять нигезендә Чаллы шәһәренең җәмәгать транспорты тукталышларында урнашкан сәүдә объектларында сыра һәм сыра эчемлекләрен сатуның 2 очрагын ачыклады. 100 литрдан артык сыра продукциясе законсыз әйләнештән алынды.

Хокук бозучыларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 ст. 3 өлеше буенча административ эшләр кузгатылды.

Июль аеның беренче декадасында Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнар бозылуның 27 очрагын ачыклады. Барлыгы 230 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International