Тиешле документлары булмаган 4517 литр сыра һәм сыра эчемлекләре тартып алынды

2019 елның 6 августы, сишәмбе

2019 елның 5 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге һәм Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсенең икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге тарафыннан Казан шәһәре, Тихорецкая урамы, 26 нчы йорт адресы буенча урнашкан шәхси эшкуар И.А.Климовскаядан сыраны ваклап сатып алу буенча контроль чара үткәрелде. Ачыкланганча, 4517 литр сыра һәм сыра эчемлекләре тиешле документтан башка, шулай ук БДАМС системасында теркәлмичә сатылып ята иде. Күрсәтелгән күләмдә сыра әйләнештән алынды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә саклау өчен урнаштырылды.

Элегрәк шулай ук 2019 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге тарафыннан шәхси эшкуар И.А.Климовскаяга карата административ тикшерү уздырылган, тиешле документы булмаган 290,5 литр күләмендә сыра тартып алынган иде. Эш суд органнарына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International