Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Балык Бистәсе районында яшәүчеләр белән очрашты

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

2019 елның 9 августында Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Егорова Марина Ивановна Олы Кульга авылында яшәүчеләр белән очрашты.

Олы Кульга авыл җирлегендә яшәүчеләргә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2019 елның 7 аендагы эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

Аралашу барышында сыйфатсыз, шул исәптән яраклылык срогы чыккан, мәгълүматлары булмаган һ.б. азык-төлек товарларын сатып алганда кулланучының гамәл кылу тәртибе каралды. Халыкка "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Закон нормалары җиткерелде.

Очрашуда катнашучыларга кулланучылар базарында төрле хокук бозулар ачыкланган очракта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә яки Татарстан Республикасы муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре сайтындагы "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде.

Чарада катнашучыларга кулланучы өчен белешмәлек буклетлары, "Вестник потребителя Татарстана" газетасының чираттагы саны өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International