Р.А.Садыйков крестьян-фермер хуҗалыгында ММИ белән уртак чара узды

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Республиканың сөт продукциясе базарында җирле җитештерүчеләр дә, шулай ук Россиянең күп кенә башка төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән җитештерүчеләр дә эшли. Татарстан Республикасы Россиядә сөт җитештерү һәм эшкәртү буенча әйдәп баручыларның берсе булып тора, һәм бүгенге көндә җирле товар җитештерүчеләр хисабына үзен тулысынча сөт продуктлары белән тәэмин итә ала. Баулы шәһәре һәм районы халкына да бу яктан уңыш елмайган, алар теләсә кайсы вакытта үзләренә яңа, тәмле, яхшы сыйфатлы, шул ук вакытта бәясе ягыннан да һәркем сатып алырлык сөт продукциясен куллана ала. "Безнең крестьян-фермер хуҗалыгы Баулы районында сөт һәм сөт продукциясе җитештерүчеләрдән бердәнбер хуҗалык булып тора. Хәзерге вакытта хуҗалык тәүлегенә 12 тоннага кадәр сөт эшкәртә һәм "Бавлинское молоко" сәүдә маркасы белән 25 төрдән артык сөт продукциясе җитештерә, алар арасында: сөт, каймак, атланмай, "Кряжлинский" каймагы, катык, ряженка, кефир, ацидофилин, йогырт, эремчек, "Голланд" сыры һ.б. Крестьян-фермер хуҗалыгы продукциясе белән балалар бакчалары, мәктәпләр, шулай ук Баулы һәм якын-тирә районнарның дәвалау һәм шифаханә учреждениеләре тәэмин ителә. Көн саен 120дән артык контрагент – барлык сәүдә нокталарына сөт продукциясе китерелә. Шунысы да отышлы: җитештерүдән яңа чыккан продукция шунда ук диярлек кулланучы табынына эләгә.

Предприятие үзенең эшчәнлеген 2012 елда башлап җибәргән, югары технологияле җиһазлар белән өр-яңа завод төзелгән, әмма ул бер урында гына тормый һәм даими рәвештә үсә һәм яңартылып тора. “Районда беренчеләрдән булып предприятие сөт продукциясе, Голланд сыры, атланмай җитештерүгә карата сыйфат менеджменты системасының ГОСТ Р ИСО 22000-2007 (ISO 22000:2005) таләпләренә җавап бирүе турында ярашлылык сертификатын алды", – ди КФХ җитәкчесе Р.А.Садыйков.

"Мин авылда үстем. Табында гел табигый сөт һәм сөт продуктлары тора иде. Аларның тәмен мин әле дә хәтерлим, – дип дәвам итә сүзен Равил Аксянович. – Районда һәм республикада яшәүчеләрнең табынында коры сөт, үсемлек майлары һәм нинди дә булса консервантлар кушылмаган натураль сөт ризыклары гына булсын иде, дип телисе килә. Бу минем төп максатым иде".

"Бавлинское молоко" маркасындагы продукцияне Баулы халкы гына түгел, районнан читтә яшәүчеләр: Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, күрше Башкортстанда да яратып өлгергәннәр. Берәүгә дә сер түгел, тиз бозыла торган товарны озаграк алып барган саен, аның составында консервантлар күбрәк була, шуңа күрә дә сатып алучылар "тере" продуктларга өстенлек бирә.

Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү программасын үтәү барышында Р.А.Садыйков КФХ предприятиесе базасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре һәм Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге башлыгы Э.С.Мингалиева катнашында уртак чара үткәрелде.  

Алдан ук хәбәр алган халык "Бавлинское молоко" продукциясен татып карау эшендә катнашты, пастеризацияләнгән сөт һәм сыер мае кебек мондый туклану продуктларын куллану үзлекләре, аларны җитештерү үзенчәлекләре турында күп кенә яңалык белде һәм кызыклы мәгълүмат алды. Чара барышында аңлатып үтелгәнчә, чын сыер маенда беленеп тора торган каймак тәме һәм пастеризация тәме булырга тиеш, консистенциясе тыгыз, бертөрле, йомшак, кискән урынында ялтырап торырга, карап торышка коры булырга тиеш. Чарада катнашучылар табигый продукциянең сыйфатын бәяләде, дегустация барышында сатып алучылардан һәр продуктның тәме, тиешле консистенциясе, составы (консервантларсыз, өстәмәләрсез), төргәге, шулай ук кулай бәяләре буенча уңай фикерләр белдерелде.

Түбәндәге сорауларга кагылышлы анкета үткәрелде: хокукларыгыз бозылган очракта кая мөрәҗәгать итәсезегезне беләсезме дигән сорауга җавап бирүчеләрнең 38%ы уңай җавап бирде; Россиядә "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Закон булуы турында җавап бирүчеләрнең 48%ы ишетеп белгән; республикадагы җирле җитештерүчеләр товарларына сораштыруда катнашучыларның 75%ы ышаныч белдерә икән; сораштыруда катнашучыларның 85%ы Баулы районы базарында сатыла торган азык-төлек продуктларының сыйфатын яхшы, дип бәяләде.

Шулай ук барлык катнашучылар өчен кулланучыларның хокукларын яклау буенча укулар үткәрелде, аның барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының аерым нормалары, РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды, чарада катнашучылар азык-төлек булмаган товарларны алыштыру һәм кире кайтару тәртибе, товарда яки башкарылган эштә җитешсезлекләр ачыкланган очракта сатучыларга һәм башкаручыларга дәгъва белдерү сроклары турында белгечләргә сораулар бирде.

Барлык катнашучыларга да "Вестник потребителя Татарстана" газетасы, брошюралар, кулланучыларның хокукларын яклау буенча төрле тематикага буклетлар, мәгълүмати бюллетеньнәр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International