Кулланучыларның хокукларын яклау темасын яктырту буенча республика конкурсы башланды

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция  җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм  кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе, "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге 2019 елның 1 августыннан 2019 елның 15 октябренә кадәр кулланучыларның хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсын (алга таба – Конкурс) оештыра. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатында үткәрелә.

 

Конкурсның төп бурычлары:

кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләрен пропагандалауга зур өлеш керткән журналистларның иҗади активлыгын бүләкләү;

массакүләм мәгълүмат чараларында кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләрен яктырту методларын һәм формаларын камилләштерү;

кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләрендә республика гражданнарын агарту дәрәҗәсен арттыру.

 

Конкурс 5 номинация буенча үткәрелә:

"Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклау темасын яктырту буенча басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы мәкалә";

Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы теле-, радиосюжет (яки теле-, радиотапшыру)";

"Татарстан Республикасында гражданнарның кулланучы белемен арттыру буенча иң яхшы ММЧ редакциясе";

"Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы интернет-басма".

 

Конкурста массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, аерым авторлар, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы юридик затлар катнаша ала.

 

Конкурска түбәндәге конкурс эшләре кабул ителә:

МР4 форматында, озынлыгы кимендә 15 секундлы телевизион эшләр (программалар, махсус репортажлар, телесюжет цикллары һәм башка телевизион эшләр) һәм (яки) CD- яки DVD-дискка һәм (яки) флеш-картага яздыртып алу өчен актив сылтамалар;

МР4 форматында, озынлыгы кимендә 15 секундлы радиосюжетлар (программалар, махсус репортажлар, радиосюжет цикллары) һәм (яки) CD- яки DVD-дискка һәм (яки) флеш-картага яздыртып алу өчен актив сылтамалар;

җитәкченең имзасы һәм юридик затның мөһере (булган очракта) белән яки физик затлар өчен авторның имзасы белән таныкланган, кимендә 1500 тамга-билгедән торучы, төп нөсхәсендә һәм (яки) күчермәдә, скан аша чыгартылган вариантта тапшырылган басма, электрон ММЧ, газеталарда (журналларда, альманахларда) һәм башка төрле басма, электрон ММЧ басылып чыккан мәкаләләр (мәкаләләр сериясе, махсус сәхифәләр).

Конкурс эшләре Конкурс турында нигезләмәдә күрсәтелгән документлар пакеты белән бергә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420107, Татарстан Республикасы, Казан ш., Һади Такташ ур., 94, кулга тапшырып, почта яки электрон почта буенча: konkurs.zpp@tatar.ru, "Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга конкурс" дигән тамга белән, 2019 елның 15 октябренә кадәр.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 277-94-99, 277-94-95.

Нәтиҗәләр ясау һәм бүләкләү 2019 елның ноябрендә булачак.

Конкурс турындагы мәгълүмат шулай ук Кулланучыларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы порталында да урнаштырылган http://tatzpp.ru/, "Кулланучыларның хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга конкурс" дигән бүлектә: https://tatzpp.ru/tree/show/31722/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International