Чаллы шәһәрендә ведомствоара комиссия утырышы булды

2019 елның 13 августы, сишәмбе

2019 елның 13 августында Чаллы шәһәрендә Алкогольле һәм спиртлы продукция сату өлкәсендә закон таләпләрен үтәү мәсьәләсе буенча законсыз эшкуарлыкка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Комиссия эшендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Н.А.Кропотова, контрольлек һәм хокук саклау органнары, шәһәр прокуратурасы вәкилләре (ЭЭМ идарәсе: Талипов Ришат Тимирҗан улы, Красников Валерий Александрович, РПН – Нәфыйгуллина Лемуза Руль кызы, ИНФНС – Гыйләҗиева Нәзирә Назыйф кызы, прокурор ярдәмчесе – Гыйззәтова Светлана Владимировна, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы башлыгы – Вафина Гөлшат Тавис кызы, Автозавод районы администрациясе башлыгы – В.Х.Харисов, Комсомол районы хакимияте башлыгы – А.И.Кислов) катнашты.

Комиссия утырышына алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозу очраклары ачыкланган хуҗалык субъектлары чакырылган иде.

Комиссия утырышында Нур Баян ур., 8а адресы буенча күпфатирлы йортта сыра продукциясен сату буенча кибет ачу мәсьәләсе каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International